«Манеж» күргәзмә залында Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күргәзмә ачылачак

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

14 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмә  залында “Шиһабетдин Мәрҗани. Татар характеры” исемле күргәзмә эшли башлый. Экспозиция татар мәгърифәтчесен күпкырлы шәхес: теолог, зур гаилә әгъзасы, тарихчы, имам, фәлсәфәче буларак күрсәтә һәм Татарстанда Мәрҗани елы уңаеннан үткәрелә торган чараларның чираттагысы булып тора.

Төп экспонат һәм күргәзмәнең бизәге – Ш.Мәрҗанинең шәхси китапханәсендә сакланган 14 нче гасыр хәдисләре җыентыгы. Сирәк кулъязма соңгы дистә елларда Владимир Настич коллекциясендә сакланган. Бөек мәгърифәтченең юбилее уңаеннан кулъязма Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан “Казан Кремле” музей-тыюлыгына бүләк ителгән.

Күргәзмә беренче тапкыр төрле урыннарда сакланган предметларны бергә туплый. Анда кулъязмалар, басма матбугат белән берьюлы Мәрҗани портретлары, мәгърифәтчегә багышланган каллиграфия  эшләре урын алачак.

Галимне кызыксындырган күпчелек мәсьәләләр бүгенге көн җәмгыяте өчен дә актуаль булып кала. Мәдәниятләр диалогы, милли үзаң, тарихи мираска карата мөнәсәбәт турында фикерләре Ш.Мәрҗанине кызыклы әңгәмәдәш итә.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-67; 567-80-68

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International