ТР Милли музее һәм «Витязь» хәрби-тарихи клубы вәкилләре XXII Халыкара “Куликово кыры” хәрби-тарихи фестивалендә катнашачак

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

13-14 сентябрь көннәрендә ТР Милли музее һәм «Витязь» хәрби-тарихи клубы делегациясе XXII Халыкара “Куликово кыры” хәрби-тарихи фестивалендә катнашачак. Чара Россиянең хәрби дан көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла.

Куликово сугышы - Россия тарихында әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Фестиваль, гадәттәгечә, Тула өлкәсендәге “Куликово кыры” дәүләт музей-тыюлыгында уза. Сентябрь аеның өченче ял көнендә, 1380 елда рус һәм Урда гаскәрләренең канкойгыч бәрелешләре булган урынга реконструкторлар җыела. Алар тырышлыгы белән тарихи вакыйгалар җанлана, ерак урта гасыр күренешләре күз алдына килеп баса.

Биредә чатырлар һәм палаткалар корыла, сәүдә рәтләре төзелә, һөнәрчеләр үз эшләрен көйләп җибәрә. Фестивальнең кульминациясе – Куликово сугышы күренешләренең реконструкциясе.

Милли музейның матбугат хезмәте телефоны: (843) 292-32-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International