12 октябрь көнне 18.30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында Камера оркестрының юбилей концерты узачак. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова.
2003 елда шәһәр хакимияте ярдәме белән оештырылган оркестр София Гобәйдуллина Үзәгенең база коллективына әйләнә. Бүгенге көндә “Новая музыка” Камера оркестры - республикада әйдәп баручы оркестр, ул Россия һәм чит илләрнең концерт залларында лаеклы рәвештә Татарстанны тәкъдим итеп чыгышлар ясый.
Репертуарда - классика, Татарстан композиторларының яңа әсәрләре, борынгы һәм авангард көйләр, джаз һәм рок. Оркестрның музыкантлары иҗади тәҗрибәләр өчен һәрвакыт ачык, күпсанлы тыңлаучылары хозурына Россия һәм чит ил композиторларының яңа әсәрләрен бик теләп тәкъдим итә.
Юбилей концертында катнашалар:
Александр Гиндин (фортепиано, Мәскәү);
Бадрал Чулуунбаатар (баритон, Монголия);
Станислав Малышев (скрипка, Мәскәү);
Ильяс Невретдинов (труба, Мәскәү);
Гульнора Гатина (вокал, Казан);
Таира Мингазова (скрипка, Казан);
Белешмәләр өчен телефон: 230-40-68, касса 292-17-17.