М.Җәлил музей-фатирында Бөтенроссия "Җәлил укулары" фәнни конференциясе узачак

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

18-19 сентябрьдә "Җәлил укулары" Бөтенроссия фәнни конференциясе була. Ул Муса Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.

Конференциядә тарихи хәтер һәм батырлыкны саклау, шагыйрь белән язучының әдәби мирасы, музей экспозицияләрендә геройлар язмышы белән бәйле проблемалар каралачак.

Чарада Татарстан, Германия, Чехиядән тикшеренүчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнаша.

Конференция  ике урында уздырыла: 18 сентябрьдә - Муса Җәлилнең музей-фатирында, 19 сентябрьдә - Чаллы дәүләт педагогика университетында.

Муса Җәлилнең музей-фатиры телефоны: +7(843)238-50-48.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International