Алабугада беренче рус офицер хатын-кыз, язучы Надежда Дурованың тууына 235 ел тулуга багышланган юбилей чаралары булачак

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә, 16 - 23 сентябрь көннәрендә Надежда Дурованың тууына 235, кавалерист кызның музей-биләмәсенә 25 ел тулуга багышланган чаралар үткәрә.

Аларда легендар хатын-кызның Франция һәм Украинада яшәүче нәсел дәвамчылары, Хәрби-тарихи клуб әгъзалары, Зальцбург хәрби-тарихи музее, “Бородино кыры” дәүләт музей-тыюлыгы, Кунгур музей-тыюлыгы хезмәткәрләре, галимнәр һ.б. катнашачак.

Программада Дуровларның шәҗәрә агачын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрү дә каралган. Шулай ук Надежда Дурованың Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән шәҗәрә агачы да тәкъдир ителәчәк. Моннан тыш, Александр Орловский күргәзмәсе белән танышу, кавалерист кызга куелган һәйкәл янында митинг үткәрү, чәчәкләр кую, Надежда Дурованың туганнары белән очрашу, интерактив программа, Алабуга, Болгар, Зөя, Казан һәм Сарапулга бару да планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International