Татарстанның беренче тулы метражлы «Стрела Наследия» анимацияле фильмы “Кояшлы утрау” балалар һәм гаилә киносы фестивалендә тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды. «Татармультфильм» студиясендә төшерелгән фильм өчен кураторлары белән бергә Кырым укучылары да тавыш бирде. Фильм шулай ук өйрәтүче һәм мавыктыргыч сюжет өчен махсус диплом белән дә бүләкләнде.
«Стрела Наследия» фильмы өчен бу – беренче генә бүләк түгел, 2017 елда ул XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә “Милли кино” номинациясендә җиңде. Узган елда аны төшерүчеләр Суздальда үткән XXII ачык анимация киносы фестивалендә “Милли анимацияне үстергән өчен” диплом белән бүләкләнде.
Ике яшүсмернең Татарстанның тарихи урыннары буенча тылсымлы сәяхәте турындагы картинаны Кырым фестивалендә фильмның режиссеры Сергей Киатров тәкъдим итте.