Шәһәр тарихы музеенда шул исемдәге күргәзмә эшли башлады. Бу – Чистайның мәдәни тормышы өчен истәлекле вакыйга: сәнгать сөючеләр Василий Борисенков, Виталий Боровик, Эдвард Выржаковский, Николай Галахов, Борис Заозерский, Энгельс Козлов, Виктор Коровин, Георгий Мороз һәм башка рәссамнар эшләрен күрә ала. Коллекция - «Петербург рәссамы» шәхси музей-күргәзмә комплексы фондыныкы, аның хуҗасы – танылган меценат Галина Степанова. Бүгенге көндә коллекциядә ХХ гасырның икенче яртысында Петербургта эшләп иҗат иткән 40лап рәссамның эше бар. Оештыручылар Чистайда 13 рәссамның 30лаган әсәрен тәкъдим итә.
Күргәзмә 2018 елның октябрь азагына кадәр эшләячәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84342) 5-11-07.