Кичә, 9 сентябрь көнне, Казандагы Л.Н.Толстой музеенда Филармония музыкаль-әдәби лекториясенең концерт сезоны ачылды, ул язучының тууына 190 ел тулуга багышланган иде. Концертта Лев Толстой әсәрләре, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев, Ригина Вәлиева, Халыкара конкурслар лауреатлары Ильяс Камал, Гөлнара Байназарова, Дарья Леванова, Алисә Мамина, Дмитрий Босов, Алсу Мөлекова башкаруында С. Прокофьев, Л. Боккерини, П. Чайковский, Н. Рим-Корсаков, Л. Бетховенның музыкаль әсәрләре яңгырады.