Татарстан Милли музеенда “Музееландия иленә сәяхәт” исемле Бердәм мәдәни дәрес узачак

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрь көнне Республиканың барлык мәктәпләрендә, музейларда һәм китапханәләрдә Бердәм мәдәни дәрес үткәрелә. Әлеге проект мәдәни кыйммәтләрне формалаштыруга һәм үсеп килүче буынны рухи яктан баетуга ярдәм итү максатын күздә тота.

Милли музейның төп эш юнәлешләренең берсе  мәктәп һәм укучылар белән бәйле. Ул  күп еллар дәвамында укучыларны тарих һәм мәдәният өлкәсенә җәлеп итү белән шөгыльләнә, алар белән эшләүнең яңа заманча алымнарын эзләп таба.

“Бердәм мәдәни дәрес” кысаларында Татарстан Милли музеенда 14 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә укучыларны “Музееландия иленә сәяхәт” көтә. Программа барышында балалар өчен “Без дә укучылар идек” күргәзмәсе буенча экскурсия оештырылачак, мульфильм күрсәтеләчәк, остаханәләр эшләячәк.

Музейның матбугат хезмәте: +7 (843) 292-32-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International