Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Дәүләт сынлы сәнгать музее. Проектта шулай ук Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, КФУның Этнография музее, В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры музее, Л. Н. Толстойның “Ясная поляна” музей-биләмәсе” дәүләт мемориаль һәм табигый тыюлыгы катнаша.
Күргәзмә проекты вакыты: 2018 елның 14 сентябре - 2019 елның 13 гыйнвары.
Ачылыш көне: 14 сентябрь 16.00 сәгатьтә.
Урыны: Казан шәһәре, Кремль, “Хәзинә” милли галереясе.
Казан Лев Толстой тормышында зур роль уйнаган. Башкалабызда булачак язучының шәхесе формалашкан. Укылган китап, шәһәр күренеше, аралашу даирәсе, факультет сайлау... һәр вак кына деталь дә яшь кеше хәтеренә сеңеп кала һәм киләчәктә язучының әсәрләрендә чагылыш таба.
Дәүләт сынлы сәнгать музее моңа кадәр тиңе булмаган сәнгать, тарихи, әдәби, белем бирү проектын тәкъдим итә.
Проектның беренче өлеше “Тостойдан башка Толстой турында” күргәзмәсеннән гыйбарәт. Икенче өлештә “Лев Толстой. Казан хронологиясе” экспозициясе тәкъдим ителәчәк.