Сынлы сәнгать музеенда Нателла Тоидзе күргәзмәсе ачыла

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 13 сентябрендә 16.00 сәгатьтә “Хәзинә” сәнгать галереясендә Нателли Тоидзе күргәзмәсе ачыла.

Нателла Георгиевна Тоидзе – Россия сәнгать академиясе академигы, Россиянең атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясенең Алтын медале лауреаты – Мәскәүдә күренекле рәссамнар гаиләсендә туып-үскән. Нателла Тоидзе әсәрләре аша табигатьне генә түгел, төсләр, композиция ярдәмендә аның халәтен дә җиткерә ала. Үз иҗатында ул декоративизм белән чынбарлык элементларын берләштерә, катлаулы алымнар куллана. Нателланың һәрбер рәсеме – тирән уйланып эшләнгән әсәр, аның эчке дөньясын чагылдыра.

Күргәзмәдә Нателла Тоидзе иҗат иткән 60тан артык эш тәкъдим ителәчәк. Рәссамга Кавказ табигате дә, рус Төньягы да, Мәскәү ишегаллары да, авыл кырлары да кызыклы. Экспозициядә Нателланың пейзажларын, натюрмортларын һ.б. рәсемнәрен күреп булачак.

Нателла Тоидзе эшләре Третьяков галереясе, Рус музее һәм башка музей тупланмаларында, Россия, Франция, Швейцария, Португалия, Германия, АКШтагы шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмә 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 5678-043, 5678-058

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International