Г.Камал театры гастрольләр белән Үзбәкстанга бара

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры труппасы 14-16 сентябрь көннәрендә Үзбәкстан милли академия театры сәхнәсендә үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Тамашачыларга "Зәңгәр шәл", "Әтәч менгән читәнгә" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләре тәкъдим ителә. Гастрольләр Татарстан һәм Үзбәкстанның мәдәният министрлыклары  ярдәме белән уздырыла.

14 сентябрь 19.00 сәгатьтә - “Зәңгәр шәл”, К.Тинчурин, режиссер Фәрит Бикчәнтәев; 

15 сентябрь 18.00 сәгатьтә - "Бабайлар чуагы", И.Зәйниев, режиссер Фәрит Бикчәнтәев;

16 сентябрь 18.00 сәгатьтә - "Әтәч менгән читәнгә", А.Гыйләҗев, режиссер Фәрит Бикчәнтәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International