Чаллының дәүләт курчак театры VII Халыкара “Салават күпере” милли курчак театрлары фестивалендә катнашачак

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

15 - 20 сентябрь көннәрендә Самарада VII Халыкара “Салават күпере” милли курчак театрлары фестивале узачак.

Чарада катнашырга Россиянең төрле почмакларыннан танылган курчак театрлары килә. Аларның спектакльләре - халык риваятьләренә, эпослар, милли әдәбият һәм драматургия әсәрләренә нигезләнгән, 5-12 яшьлек балалар өчен куела.

Фестивальнең төп үзенчәлеге - милли драматургия, чөнки оештыручылар мәдәниятләр глобальләшү проблемасына зур  игътибар бирә.

Чаллы дәүләт театры артистлары жюрига һәм фестиваль тамашачыларына 2017 елның премьерасын – В. Орлов пьесасы буенча куелган “Алтын чеби” («Золотой цыпленок») спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль – “Алтын йөзек” II Төбәкара театрлар фестивале (Владимир шәһәре, «Иң яхшы актерлар дуэты” өчен диплом»), шулай ук Сыктывкарда узган III Халыкара театрлар фестивале призеры (“Иң яхшы хатын-кыз роле” дипломы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International