Татарстан Республикасы дәүләт симфония оркестры Чиләбедә ике концерт күрсәтәчәк

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

18 һәм 19 сентябрь көннәрендә Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфония оркестры М.И. Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

18 сентябрь көне программасында - П. Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен 1 нче Концерты һәм 5 нче Симфониясе бар. Солист - Вадим Руденко.

19 сентябрьдә - А. Дворжакның оркестр белән виолончель өчен Концерты, Ф. Шубертның 8 нче Симфониясе яңгыраячак. Солист – Борис Андрианов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International