Татарстанның дәүләт симфония оркестры XIII Халыкара “Байкал йолдызлары” музыка фестивалендә катнашачак

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

XIII Халыкара “Байкал йолдызлары” музыка фестивале кысаларында, 11 һәм 12 сентябрь көннәрендә сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфония оркестрының концертлары була. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Денис Мацуев.

Солистлар - Александр Малофеев, Кристина Баланас, Екатерина Корнишина, Денис Мацуев, Хибла Герзмава.

11 сентябрь көнне булачак концерт «Яндекс» порталында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә күрсәтеләчәк. 12 сентябрь концертының трансляциясе medici.tv классик музыка интернет-каналында 14.00 сәгатьтә башлана.

https://www.medici.tv/en/partners/international-music-festival-stars-on-the-baikal/ 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International