Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурсында яшь сәләтле рәссам Елена Ермолинаның фильмы премьерасы булды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Елена Ермолинаның "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимация фильмы, уртак фикер буенча – иң катлаулы техникада төшерелгән, яхшылык, уңай юмор белән сугарылган һәм милли төсмерле кино.

Тышкы гадилек артында авторның гаять зур эше, ел дәвамында куйган хезмәте, тырышлыгы ята. Рәссамгә көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, фильм ясау эше белән генә шөгыльләнергә туры килгән... Бу турыда киноны тәкъдир итү чарасында  фильмның продюсеры Светлана Бохараева да әйтеп үтте, ул Еленаның осталык дәрәҗәсен һәм ихтыяр көчен югары бәяләде.

Әлеге проект Россия мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланып, финансланган.

Очрашуда чыгыш ясаган тамашачылар фильмның якты һәм уңай булуын әйттеләр. Ул экранга күпләп чыга торган түбән сыйфатлы, җәберләү идеясен алга сөргән башка мультфильмнардан идеясе белән өстенрәк. Өлкәннәрнең фикерен балалар да хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International