Татарстан Республикасындагы Л.Н. Толстой елы кысаларында 9 сентябрь көнне республиканың барлык музейларында да мәдәни чара – Бердәм Толстой көне булды. Чараның тантаналы өлеше бөек шәхеснең һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бүген язучы һәм фәлсәфәченең иҗатын сөючеләр Толстой скверына җыелды. Чәчәкләр салу чарасына мәктәп укучылары, студентлар, музей хезмәткәрләре, журналистлар һәм рус әдәбиятын сөючеләр чакырылган иде. Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, «Казан шәһәренең Рус милли-мәдәни берләшмәсе” җитәкчесе Ирина Александровская сәламләде.
Митингтан соң теләгән һәркем өчен Толстой урыннары буенча җәяүле экскурсия оештырылды.