Казан мәдәниятара диалог форумы Декларация кабул ителү белән тәмамланды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Мәдәниятара диалог форумының йомгаклау утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Мәдәниятара диалог буенча махсус илче Минтимер Шәймиев алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырышта ЮНЕСКОның Ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәре халыкара координаторы Сабин Детцель, “Яңарыш” республика фондының халыкара эксперт советы рәисе, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ЮНЕСКОның Игелекле көч илчесе Александра Очирова, Үзбәкстан Республикасы татарларының Аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин чыгыш ясады.

“Без бу көннәрдәге эшчәнлегебезнең уңышлы нәтиҗәсенә ирештек. Форумга килүегез, катнашуыгыз өчен рәхмәт, бер-беребезне ишеттек дип  ышанам, бу бик мөһим. Шушы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Без бергә могҗизалар эшли алабыз. Бу безнең көчебездән килә. Без акыллы булырга тиеш. Көч һәм мөмкинлекләр бар. Кеше гомере бер генә, диалог өчен ышаныч һәм омтылыш булганда, дөньяны яхшы якка үзгәртү юнәлешендә эшләргә кирәк”, - дип йомгаклады сүзен Минтимер Шәймиев.

Форум үзенең эшен Декларация кабул итү белән төгәлләде. Декларацияне ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International