Бүген, 5 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Шулай итеп, театр директоры итеп Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова билгеләнде. Киң җәмәгатьчелек аны фән эшлеклесе, журналист, «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучы буларак белә. Соңгысы уңаеннан шуны ышанып әйтергә була: “Калеб” татар театрының яңа үсеш юлларын күрсәтте. Тамашачылар бу хәрәкәтне озак көтелгән үзгәреш җиле буларак кабул итте. Гүзәл Сәгыйтованың мәдәнияткә, сәнгатькә заманча карашы һәм бу өлкәдә кыю адымнары - аның яңа вазыйфага билгеләнүенә нигез булгандыр, мөгаен.
Коллектив белән очрашуда Эльвира Камалова Кариев театрының заманча яшь тамашачы театры буларак үсүенә игътибар юнәлтте һәм коллектив алдына зур бурычлар куйды. "Сез барыгыз да беләсез, Президент Рөстәм Миңнеханов коллективның иҗади эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бүгенге көннән без сезгә яңа директорны тәкъдим итәбез. Эшегез алга барсын һәм тамашачылар сезгә якынрак булсын дип телим», - диде Эльвира Камалова.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары театр үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мансур Зиннур улы Ярмиевкә рәхмәт белдерде. Ул 2013 елдан алып театр директоры булып эшләде.
Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын "Филология" белгечлеге буенча тәмамлаган. 2007 елда аспирантураны укып бетергән. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматуриясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган.
"Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып баручы һәм редактор булып эшләде.
Гүзәл Сәгыйтова - "Калеб" иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе.