Мәскәүнең Җиңү музее үткәргән “Җиңү объективы” конкурсы җиңүчеләре Бөтенроссия “Бумеранг” балалар һәм яшүсмерләрнең экран иҗаты форумында катнашачак

2018 елның 7 сентябре, җомга

7 сентябрь көнне Бөтенроссия “Орленок” балалар үзәге базасында тематик смена башлана.

«Безнең конкурста катнашучылар роликлар гына төшереп калмады, алар илебезнең язмышы, тарихи вакыйгаларның кеше тормышындагы роле турында уйланды”, - дип сөйләде “Җиңү объективы” конкурсы кураторы Павел Кудрявцев.

Җиңү музее конкурсына балалар студияләреннән һәм шәхси катнашучылардан барлыгы 109 эш тәкъдим ителгән. Жюри конкурсантларның эшләрен югары бәяләгән һәм 72 авторга Бөтенроссия “Бумеранг” балалар һәм яшүсмерләрнең экран иҗаты форумына юллама биргән. Конкурсның җиңүчеләре арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар: Казан балалар приютының “Караван” студиясе һәм Арчаның “Нур” балалар телестудиясенә йөрүчеләр.

Кинофорумга Россиянең 53 төбәгеннән 300ләп сәләтле укучы җыелачак. Җиңү музее конкурсы җиңүчеләреннән тыш, “Орленок”ка Бөтенроссия “Гаилә җиңүләре мәйданы” («Поле семейных побед») медиаконкурсы финалистлары да киләчәк.

2 атна дәвамында катнашучылар 5 кыска метражлы фильм төшерергә, яңача ТВ-тапшырулар, видеосюжетлар һәм мультфильмнар эшләргә тиеш була.

Укучылар белән остазлар - алып баручылар, журналистлар, сценаристлар, кинорежиссерлар, операторлар һәм башка шундый һөнәр ияләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Көн саен форумда катнашучылар өчен осталык дәресләре оештырылачак.

Моннан тыш, «Орленок»та “Җиңү объективы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы һәм аларның эшләрен күрсәтү була. Смена барышында катнашучылар өчен Җиңү музее директоры Александр Школьник белән очрашу үткәрү дә планлаштырылган. Әйтергә кирәк, әлеге конкурс Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм 2020 елга кадәр ел саен киноэстафета буларак уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International