Шәһәр көнендә “Әкият” курчак театрында барлык спектакльләр дә аншлаг белән үтте.

2018 елның 1 сентябре, шимбә

30 август, Республика көнендә, “Әкият” курчак театры башкала халкы һәм кунаклары өчен 3 спектакль күрсәтте. Бу көнне театр сәхнәсендә А.Толстойның Р.Давыдов куелышындагы «Буратино», Г.Тукайның Г.Рәхим куелышындагы «Кәҗә белән Сарык» әкиятләре, өлкәннәр өчен А.Цагарелиның “Ханума” спектакле тәкъдим ителде. Алар барысы да аншлаг белән үтте. Тамашачылар көчле алкышлар белән труппага үзенең соклануын һәм рәхмәтен белдерде.

– Без бу көнне күрсәтер өчен спектакльләрне махсус сайлап алдык, чөнки алар театрның “визит карточкасы” булып тора һәм тамашачылар арасында зур популярлык казанган, - дип сөйләде театр  директоры Роза Яппарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International