Бөгелмә дәүләт рус драма театры хезмәткәрләре яңа 84 нче театраль сезонда булачак куелышлар турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Николай Лесковның «Левша» әсәре мотивлары буенча куелган Борис Рацер һәм Владимир Константиновның «Русский секрет» пьесасы ярты гасыр вакыттан соң да үз актуальлеген югалтмый.
Башланган ел репертуары милли классика белән дә тулыланачак. «Казан сөлгесе» спектакле мәхәббәт, гореф-гадәтләр һәм ата-ананың чиктән тыш контроле турында: татар авылларында ул элек булган, хәзер дә саклана, күзәтергә генә кирәк. Кәрим Тинчурин үзенең пьесасын 1923 елда язган булса да, аның тулы канлы тәрҗемәсенә бүген генә тотынганнар.
Быел «Рәхмәт, Марго!» исемле комедия куелачак. Бу спектакль вакытын елмаю белән, узып баручы көннең мәшәкатьләрен онытырга теләүчеләр өчен. Бу көннәрдә актерлар режиссер Петр Орлов җитәкчелегендә репетиция үткәрә. Режиссер соңгы тапкыр Бөгелмә театрында «Вышел ангел из тумана» спектаклен куйган иде.
Балалар классикасы картаймый. «Иван-царевич и лягушка-царевна» пьесасы авторы - Игорь Миногин. Әкиятне режиссер Владимир Пряхин куя. Ул рәссам Татьяна Виданова белән берлектә эшне башлап җибәргән, эскизлар нигезендә костюмнар тегелә.
Әлеге спектакльләрнең барысы “Кече шәһәрләр театрлары” проекты буенча бүлеп бирелгән акчаларга куела.
Бу сезонда сәхнәгә Уильям Голдингның «Повелитель мух» әсәре менәчәк. Аның өстендә Бөгелмә авторы Рөстәм Фәйздрахманов эшли. Драма яшүсмерләргә генә түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булыр, дип көтелә.
Яшьләр арасында режиссер Владимир Пряхинның «Дима любит таблеточки» спектакле популярлык казанырга тиеш. Әсәр ялгызлык, һәм үз тормышың белән чикләнеп яшәү нәтиҗәләре турында.
Владимир Пряхин «Вечернее турне» дип исемләнгән комедия дә куярга планлаштыра. 6 хатын-кызның хыялларына нигезләгән сюжет кызыклы, шул ук вакытта шактый җитди проблемаларны ачарга мөмкинлек бирә.
Алексей Владимирович Баталовның тууына 90 ел тулу уңаеннан, сезон азагында аның кызы Гитана-Мария Баталованың әкияте куелачак.
Рияз Усманов бу сезонда Александр Фадеевның «Яшь гвардия» романы буенча пьеса әзерли.
Шул рәвешле, быелгы репертуардагы спектакльләрнең яртысы - классик әсәрләр.