Кыргызстаннан «Саякбай» картинасы - XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш-фильмы

2018 елның 31 августы, җомга

Казандагы кинофестиваль режиссер Эрнест Абдыҗаббаровның «Саякбай. 20 гасыр Гомеры» фильмы белән ачылып китәчәк. Кино 21.00 сәгатьтә берьюлы өч мәйданчыкта күрсәтелә: Ривьера, «Мир» кинотеатры һәм тантаналы ачылыштан соң “Пирамида”да. Фильмның дөньякүләм премьерасы 2017 елның 31 августында булган иде, ул вакытта фильм Халыкара Монреаль кинофестивале вакытында “Иң яхшы инновацияле фильм” призына лаек булды. Соңрак фильм Нью-Йоркта һәм Лондонда узган кинофестивальләрдә дә призлар алды.

Фильм Саякбай Каралаевның тормышы һәм иҗатына багышланган. Герой - күренекле “Манас” эпосын хикәяләүче. Әйтергә кирәк, “Манас” – ЮНЕСКОның матди булмаган  мәдәни мирас байлыклары исемлегенә кергән, шулай ук ул – иң күләмле эпос буларак Гиннес рекордлар китабында теркәлгән.

Аннотация: 1957 ел. Мәскәүнең Әдәби институты студенты, әлегә беркемгә дә таныш булмаган Чыңгыз Айтматов каникулга дип  Саекбай Каралаев янына килә. Максаты – күренекле эпосны аңлау. Аксакал белән берничә көн аралашу булачак язучыны кыргыз милләтенең тарихи мәдәнияте дөньясы белән таныштыра, киләчәктә үзенә таяныч булачак кешеләр табарга ярдәм итә. Әйтергә кирәк, фильмда Чыңгыз Айтматов ролен аның улы Эльдар Айтматов уйный.

«Саякбай»  фильмы ачылыш өчен очраклы гына сайлап алынмаган. Тасма күренекле язучы Чыңгыз Айтматовның тормышы белән бәйле, ә быел Россия һәм БДБ илләрендә аның тууына 90 ел тулуны  зурлап билгеләп үтәләр.

Айтматов бу кинода икенче рольне башкарса да, ә фильмның герое - Саякбай Каралаев, картинада төрле буыннар тоташуы, традицион һәм заманча мәдәниятләр багланышы чагылыш таба. Шул рәвешле, фильм Казан мөселман киносы фестиваленең “мәдәниятләр диалогы” шигаренә яңача яңгыраш бирә.

Фильм ТР Диния Нәзарәте һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкилләре тарафыннан да уңай бәя алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International