Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе халыкара кинофестивальнең жюри әгъзасы булды

2018 елның 31 августы, җомга

2-6 октябрь көннәрендә Истанбулда төрки телле илләр арасында үткәрелә торган Халыкара документаль фильмнар фестивале узачак. Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфаров чараның жюри әгъзасы булып тора.

Белешмә: беренче фестиваль 2016 елда Истанбулда үткән. Узган елда республикабызның күренекле режиссеры Салават Юзеев фестиваль лауреаты булды. Ул «Шуну, который придет» (2011 ел) фильмы өчен өченче урын алды. Беренче приз «Коч» («Кочевье») фильмы өчен кыргыз режиссеры Артыкпай Суюндуковка бирелде, икенче урынга «Я — хакас» фильмы (2014, Хакасия / Россия) өчен Юрий Курочка лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International