Казан халыкара яшьләр һәм балалар киносы фестивале кысаларында «Festagent» белгечләре лекция укыячак

2018 елның 31 августы, җомга

3–6 сентябрь көннәрендә «Festagent» белгечләре Казан халыкара үзешчән яшьләр һәм балалар киносы фестивалендә, VI “Кино вакыты” белем бирү форумында эшләячәк. Проектларның координаторы Ольга Баженова һәм өлкән агент Ханна Мироненко кыска метражлы хитлар буенча махсус программа тәкъдим итәчәк һәм кинофестивальләрдә уңышка ирешү турында лекция укыячак.

«Festagent 007» махсус программасы:

4 сентябрьдә уңышлы фестиваль язмышлы 7 кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк. Картиналарда  сайлап алу комиссиясе әгъзаларына уңай тәэсир итүче параметрларны күрергә мөмкин.

1. «Молоко», реж. Дарья Власова, 2017. Berlinale 2017дә катнашкан фильм. Башкару стиленә күп игътибар бирелгән тәҗрибә киносы. Абсолют хит. 

2. «Пассажир», реж. Максим Иванов, 2017. Аз бюджетка төшерелгән комедия. Аңлаешлы һәм кызыклы идея, уңышлы динамика һәм формат.

3. «Тень совы», реж. Михаил Шулаев, 2018. 2018 елгы «Кинотавр» һәм башка фестивальләр конкурсанты.  Кара юмор, искиткеч яхшы актерлар уены.

4. «Я нормальный», реж. Михаил Бородин, 2018. Канны фестивале катнашучысы. Яшьләр проблемаларын уңышлы күрсәтү үрнәге.

5. «Та самая мелодия», реж. Юрий Шаров, 2017. Костюм драмасы жанрындагы фильм.  

6. «Женёк», реж. Раушания Рахимова, 2017. Яшүсмерләр турындагы драма. Профессионал булмаган актерлар белән эшләү тәҗрибәсе.

7. «PRO КИНО», реж. Денис Прима, 2017. Яшьләр өчен драматургия белән эшләү үрнәге.

5 сентябрь көнне Ольга белән Ханна кинофестивальләрдә уңышка ирешү турында лекция укыячак. Моннан тыш, кызлар кинематографистлар өчен киңәшләр бирәчәк, авторлык хокукы, кинофестивальләр өчен документлар туплау турында сөйләячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International