Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның әдәби музеендагы яңартылган экспозиция белән танышты. Музейга килгән мактаулы кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар иде.
Искәртеп үтик, музей Казанның Тукай урамындагы 74 нче йортта урнашкан. Габдулла Тукай әдәби музее 1986 елда – бөек татар шагыйренең тууына 100 ел тулган көнне ачылган. 2016-2018 елларда бинада ремонт-торгызу эшләре башкарылган.
Рөстәм Миңнеханов бинаны, музей интерьерын, яңартылган экспозицияне һәм музей тирәсендәге территорияне карап чыкты.
Музей экспозициясе Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра. Музейда шагыйрь исән чакта чыгарылган китаплары, фотографияләре, шулай ук ул хезмәттәшлек иткән газета һәм журналлар, аның шәхси әйберләре куелган.
Рөстәм Миңнехановка Тукай иҗаты турында балаларга сөйләргә тиешле робот-экскурсоводны күрсәттеләр. Робот рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә.
Экскурсия вакытында мәртәбәле кунаклар өчен шагыйрьнең шигырьләре дә яңгырады. Тукайның «Туган тел» җырын кунаклар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан чакырылган артистлар белән бергә башкарды.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Татарстан Республикасы Халык рәссамы, Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы Ильяс Айдаров белән дә сөйләшеп торды. Залларның берсендә аның эшләреннән күргәзмә оештырылган. Автор кайбер эшләрен Әдәби музейга бүләк иткән. Бу турыда белгәч, Рөстәм Миңнеханов рәссамга рәхмәт әйтте.
Президент билгеләп үткәнчә, музейның үзен һәм Тукай иҗатын популярлаштырырга кирәк. «Уку вакытында укучылар да музейга килергә тиеш. Җәен безгә экскурсиягә туристлар килә. Һичшиксез, аларны монда чакырырга кирәк», - дип тәкъдим кертте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ул музей тирәсендәге территорияне карап чыкты. Президент Юнысов мәйданының тышкы кыяфәтенә игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, янәшәдә дүрт тарихи бакча урнашкан, һәм ул аларны төзекләндерергә тәкъдим итте.
Тукай музее экспозициясен шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, башка рәсми затлар, шулай ук республика мәдәният җәмәгатьчелеге вәкилләре карады.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.