Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәдәниятләр бизәге» IV республика этноконфессиональ фестивалендә булды. Фестивальне уздыру мәйданы итеп «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйдан сайланган иде. Бүген биредә Россия халыкларының милли әдәбиятлар фестиваленең финал этабы да узды.
Сәхнәдә чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барлык кунакларны да Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре Көне белән котлады. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, диде ул.
«Бүген безнең төбәктә 130дан артык милләт вәкиле тату һәм дус яши. Бу сүзләрне «Мәдәниятләр бизәге» фестивале дә раслый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, һәр халыкның милли үзенчәлеген: динен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу бик мөһим. «Без төрлеләр. Шуның белән безнең ил көчле дә», - дип белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов республиканың дини оешмалары һәм милли иҗтимагый берләшмәләре корган төрле чатырларда булды.
Фестиваль мәйданчыгында «Осталар шәһәре» экспозициясе оештырылган иде, анда милли киемнәр, халык һөнәрләре әйберләре, сувенир продукция һәм милли ашлар тәкъдим ителде. «Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин» күргәзмәсе фотографияләрдән, рус рәсем сәнгате реставраторлары эшләнмәләреннән гыйбарәт булды, анда православие, ислам диннәре мәдәнияте китаплары да бар иде.
Тагын кунаклар каллиграфия, тимер эше, алтын җепләр белән чигү, чүлмәк ясау һөнәрләре буенча мастер-классларда да була алды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.