27 август көнне Аксубай районының Чуаш Енорускиносы авылында яңа объектның тантаналы ачылышы булды. Мәдәният йорты Авыл клублары төзү буенча программаны гамәлгә кую кысаларында сафка басты.
Чарада район башлыгы Камил Гыйльманов, ТР мәдәният министры урынбасары, Традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәге директоры урынбасары, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахманов катнашты. Тантана барышында Мәдәният йорты директорына Татарстан Президенты исеменнән матди-техник базаны ныгыту өчен сертификат тапшырылды.
Клуб директоры авыл җирлегендә сәләтләрне, иҗади эшчәнлекне үстерүгә шартлар тудырган өчен республика һәм район җитәкчелегенә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Мәдәният йортында авыл халкы тормыш мәшәкатьләреннән ял итеп, вакытын файдалы һәм күңелле итеп үткәрә алачак: биредә дискотекалар һәм башка чаралар узачак, ә тынычлык яратучылар яңа китапханәдә китаплар укый алачак”, дип сөйләде ул.