Казан Кремле музеенда “Үзегезгә ышаныгыз”исемле күргәзмә ачыла

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасындагы Лев Толстой елы кысаларында, 2018 елның 3 сентябрендә 15.00 сәгатьтә, “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы территориясендә “Үзегезгә ышаныгыз!” дигән күләмле күргәзмә проекты ачылачак.

Күренекле язучы Лев Николаевич Толстойның балачак һәм яшүсмер еллары нәкъ менә башкалабыз белән бәйле, биредә ул үз юлын сайлау, тормыш максаты турында уйлана. Казандагы Император Университеты стеналарында узган студент елларында, Лев Тостойның мәгарифкә үзенчәлекле карашы формалаша. Үз вакытын дөрес планлаштыру максатыннан ул “Көндәлек эшләр журналы”н башлап җибәрә, “Тормыш кагыйдәләре”н төзи, көндәлек алып бара. Авторның Казанда яшәү белән бәйле уй-кичерешләре «После бала», «Утро помещика» әсәрләрендә, «Детство. Отрочество. Юность» трилогиясендә чагылыш таба.

“Үзегезгә ышаныгыз!” дигән күләмле күргәзмә – ул гадәти булмаган экспозиция, ачык һавада оештырылган 34 томнан торган китапханә. Һәр том Лев Толстойның Казандагы тормышының аерым бер вакыйгасын чагылдыра. Күргәзмә киң аудиториягә юнәлдерелгән: ул шәһәр халкы һәм кунаклары, төрле буын кешеләре өчен дә кызыклы булачак.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Хезмәттәшләр: Казан (Идел буе) Федераль Университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Татарстан Республикасы Милли музее.

Керү ирекле.

Элемтә өчен телефон: (843)5678067, 5678068

e-mail: kremlin-manege@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International