Әлки районының Иске Матак авылында яңа мәдәният йорты ачылды

2018 елның 24 августы, җомга

2018 елның 24 августында Әлки районының Иске Матак авылында яңа мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры  урынбасары Персова Светлана Глебовна катнашты.

Мәдәният йортының эш вакыты: сишәмбедән якшәмбегә кадәр 8.00-22.00 сәгатьләрдә, дүшәмбе – ял көне. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле түгәрәкләр эше оештырылачак. Шулай ук вакытны файдалы итеп үткәрү максатыннан 6 оешма булдырылган, аларның 4се 14 яшькә кадәрле балалар өчен.

Мәдәният йортында өстәл теннисы, рус бильярды, шашка һәм шахматлар буенча уеннар, концертлар, тематик һәм ял кичәләре оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International