Җиңү музее (Мәскәү) “Җиңү көне” документаль фильмын бушлай күрсәтте

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Мәскәүнең Җиңү музее “Җиңү территориясе” проекты буенча хезмәттәш музейларында “Җиңү көне” документаль фильмын бушлай күрсәтте.

Әлеге картина 160 фронт операторы тарафыннан әзерләнгән. Алар сугышның 356нчы көнендә (1942 елның 13 июне) бер үк вакытта фронт һәм тылның төрле почмакларындагы вакыйгаларны төшергән.  Фильм “Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы” Федераль учреждениесе тарафыннан тәкъдим ителде.

Катнашучылар арасында Башкортстан, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Хакасия, Чувашия республикалары, Краснодар, Красноярск, Пермь, Хабаровск крайлары, Архангельск, Белгород, Владимир, Калуга, Ленинград һәм башка өлкәләр, Севастополь бар.

Акция Курск сугышында җиңүнең 75-еллыгына багышланган. Чара 27 августта, Россия киносы көнендә тәмамлана.

Җиңү музее “Җиңү территориясе” федераль проектын 2017 елда башлап җибәргән. Аның максаты – ХХ гасырның хәрби тарихы буенча бердәм музей киңлеген булдыру. Җиңү музее әлеге эшнең үзәгендә тора. Хәзерге вакытта проектка ил буенча 150 музей җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International