Казанда Муса Җәлилне искә алдылар

2018 елның 25 августы, шимбә

25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне булды. Муса Җәлил һәйкәле янында узган чарада башта шигырьләр укылды, аннары Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады.

“1944 ел, 25 август. 74 ел элек шагыйрь һәм аның көрәштәшләре фашист тоткынлыгында һәлак була. 11 татар егете безнең тыныч тормышыбыз хакына үз гомерләрен корбан иткән. Безнең барыбызга да тыныч тормыш һәм имин күк йөзе телисем килә”, - диде Данил Салихов.

Аннары Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова чыгыш ясады. «1944 елның 25 августында 11 җәлилче Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә үтерелә. Вакыт 12.18 була. Җәлил үзенең тоткынлыкта булуына Совет җитәкчелегенең  мөнәсәбәте ничек буласын сизеп, 1943 елда “Ышанма!” шигырен иҗат итә.

Быел без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуны билгеләп үттек. Аның югары кешелеклелек  идеаллары белән илһамланган, кешеләргә кайнар мәхәббәт белән сугарылган шигърияте миллионлаган йөрәкләргә юл таба. Җәлилчеләр батырлыгы яшь буын өчен каһарманлык, фидакарьлек һәм Ватанга, халкына чиксез мәхәббәт үрнәге булып саклана. Искә алу өчен бирегә килгәннәргә рәхмәтемне җиткерәм, тыныч күк йөзе, яхшы гамәлләр һәм уңышлар телим”, - диде  Светлана Персова.

Муса Җәлил кызы – Чулпан Җәлилованың чыгышы - чараның кульминациясе булды. “Ел саен без гаиләбез белән Казанга киләбез. Хәтер көнендә минем әтине һәм җәлилчеләрне  онытмаган, хөрмәт иткән кешеләр белән янәшә буласым килә. Нәкъ менә Казанда мин әтине соңгы тапкыр күрдем һәм хушлаштым”, - дип сөйләде ул.

Чыгышлардан соң, катнашучылар бер минут тынлык белән геройны искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International