Бүген, 25 август көнне, "Истанбул" паркы территориясендә күренекле татар сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы булды.
Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук язучылар, танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм Төркиядән килгән кунаклар катнашты.