30 август – Татарстан Республикасы оешкан көн. Бу көнне 1990 елда республиканың Югары Советы ТАССРның дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне кабул итте.
Милли музей, гадәттәгечә, әлеге вакыйганы билгеләп үтә һәм барлык теләүчеләрне “Тарихның кадерле битләре” исемле бәйрәмгә чакыра. Чара 11.00 – 15.00 сәгатьләрдә уздырыла. Музей залларында төрле яшьтәгеләр өчен махсус программа әзерләнгән.
Маҗаралар яратучыларга 12.00 сәгатьтә квест-уен башлана, аның барышында башваткычларны чишеп, сынаулар аркылы Зилант байлыкларын табарга кирәк булачак.
11.00 - 15.00 сәгатьләрдә узачак “Осталар шәһәре” иҗади остаханәсендә ата-аналар балалары белән тукымадан курчак, балчыктан сыннар, мәрҗәннән бизәнү әйберләре, открыткалар ясап карый алачак. Рәсем сәнгатен яратучылар өчен Рәссамнар берлеге әгъзасы Миля Нуруллина осталык дәресе үткәрәчәк.
14.00 сәгатьтә караоке-клуб мәйданчыгында Казан һәм Республика тарихы турында документаль фильмнар карарга мөмкин булачак.
Музейның матбугат хезмәте: 292-32-18