28 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә театраль тамашачылар өчен оештырылган "Камал мәктәбе"нең яңа сезоны ачыла. Мәктәпнең икенче сезонындагы беренче дәресе Р.Зәйдулланың Илгиз Зәйниев куелышындагы "Үлеп яратты" спектаклен карау һәм шул хакта фикер алышуга багышлана. Чарада спектакльне куюда катнашкан иҗат төркеме (автор, режиссер, артистлар), театр тәнкыйтьчеләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
"Камал мәктәбе” проекты 2018 елда эшли башлады. Узган сезонда 4 ай эчендә 8 дәрес үткәрелде, әлеге дәресләрдә 1000 нән артык тамашачы һәм экспертлар катнашты.
"Яңа сезонда без бер-берсенә бөтенләй охшамаган, шул ук вакытта чынбарлык белән тыгыз бәйләнгән спектакльләргә тукталырбыз. Без мәктәпнең белгечләр өчен фикер алышу, артистлар өчен сынау урыны булуын телибез, мәктәп вакытында тамашачыларның спектакль карагандагы хисләрдән ким булмаган кичерешләре булуын телибез. Без мәктәпнең һәр киче ачышларга бай булсын өчен тагын да үзенчәлекле һәм гадәти булмаган спектакльләр сайларга тырышачакбыз", - диде проектның кураторы Рәдиф Кашапов.