25 август көнне “Кино төне” Бөтенроссия акциясе Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында узачак. Төбәкләрдә фильмнар кино залларында, китапханәләрдә, ачык мәйданчыкларда күрсәтелә. Акция Кино фонды тарафыннан Россия Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырыла.
Республикабызда әлеге чара 31 торак пунктта үткәрелә. Хәзерге вакытта «ТАСС» мәгълүмат агентлыгы сайтында бөтенроссия акциядә катнашучы фильмнарны сайлап алу тәмамланды.
Онлайн-сайлауда әйдәп баручылар булып «Танки» (реж. Ким Дружинин), «Рубеж» (реж. Дмитрий Тюрин) һәм «Последний богатырь» (реж. Дмитрий Дьяченко) кинотасмалары чыкты. Фильмнарны күрсәтү җирле вакыт белән 20.00 сәгатьтә Россия Федерациясенең 85 субъектында башланып китәчәк. Барлык өч фильм да күрсәтелергә тиеш, тәртибе төрле булырга мөмкин. Моннан тыш, һәр фильм алдыннан совет гаскәрләренең Курск бәрелешләрендә немецларны тар-мар итүен бәйрәм итү кысаларында төшерелгән «#КУРСКАЯБИТВА_75» ролигы күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасында әлеге чараны үткәрүгә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе кураторлык итә.
Моннан тыш, 25 август көнне Кабан күленең яңартылган яр буенда, һәр шимбәдәгечә, кыска метражлы кино да күрсәтеләчәк. Кичнең төп темасы - X Казан халыкара яшьләр һәм балалар киносы фестивале программасын тәкъдир итү. Тамашачылар яшь кинематографистлар иҗатының трендларына әйләнгән фильмнарны күрә алачак.
Программада:
«Не в форме», режиссеры Чичканов Егор; Россия, Санкт-Петербург, 2018 г.;
«Айдеми», режиссеры Турдубекова Жибек, Кыргызстан, 2017 г.;
«Last cruise», режиссеры Белоусова Христина, Үзбәкстан, 2018 г.;
«Ultra tennis», режиссеры Данилов Ярослав, Россия, Новосибирск, 2017 г.
Башлана 21.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
27 августта – Россия киносы көнендә 3 махсус акциясе үткәреләчәк.
«Кино кино турында» - кыскаметражлы «Любовь Ахата Беляева», «Массовка» һәм «Время жить, время умирать» тасмаларыннан торган тематик цикл.
«Кабан күле буенда кино вакыты» – җәйге программалар кураторы Радмила Хакованың тәкъдиме белән гамәлгә куелган махсус проект.
«Кино яраучылар төне» - дискуссиягә корылган жанр һәм форматтагы кинофильмнар күрсәтү.
27 август төне - Казан җәйге киномарафоны тәмамлану һәм кинотеатраль киңлеккә күчү вакыты була. «Время кино» дирекциясе 3 айда шәһәрнең 5 мәйданчыгында премьера, фестиваль, тематик һәм ретроспектив программалар тәкъдим итте, аларны 7000 тамашачы караган.