«Әкият» курчак театры үзенең 85 нче юбилей сезонын башлый

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

14 сентябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театры 85нче юбилей сезонын Ш. Перроның  «Кот в сапогах» спектакле белән ачып җибәрә. Ә татар төркеме сезонны Р.Мөхәммәтша пьесасы буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән башлый.

Матур гадәт буенча спектакль алдыннан бәйрәмчә театральләштерелгән-концерт программасы оештырыла, анда җырлар, биюләр, бүләкле конкурслар булачак.

Яңа сезонда театр берничә яңа спектакль куярга планлаштыра. Алар арасында А. Шмидтның «Принцесса Крапинка», Г. Ландауның «Маша и Медведь», Ф. Яруллинның «Йолдыз тапкан кыз», С.Пушкинның «Сказка о царе Салтане» бар.

31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр коллектив Алтай дәүләт курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрергә ниятли. Барнаул шәһәре тамашачылары «Өч кыз», «Хаврошечка» һәм «Цветик-семицветик» спектакльләрен күрә алачак.

22 - 27 сентябрь көннәрендә театр Казахстанның Актүбә шәһәрендә узачак V Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Биредә ул «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен күрсәтәчәк. Аңа кадәр коллектив 15 - 20 сентябрьдә Самарада булып, VII Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Сәхнәдә Г. Тукайның “Су анасы” әкияте куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International