25 август – Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. 1944 елның августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше - Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Боһараев җәзалап үтерелә.
Бу вакыйгалар истәлегенә 25 август көнне 1 Май мәйданында традицион митинг һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы булачак.
13.00 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда «Моабит дәфтәре» вокал-хор музыкасы концерты булачак. Музей кунакларына Чиләбе Рус мәдәнияте үзәге ир-атлар хоры һәм «Мечта» академик хатын-кызлар хорының бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары башкаруында музыкаль-шигъри композиция тәкъдим ителәчәк.
Чара кысаларында күргәзмә дә эшләячәк, биредә тәкъдим ителгән фотографияләр һәм документлар шагыйрьнең аянычлы тормышы турында күбрәк белергә ярдәм итәр.
Милли музейның матбугат хезмәте телефоны: +7 (843) 292-32-18