Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә, 23 - 30 август көннәрендә Казанда “Татарстан киносы атналыгы” узачак. Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм итәр алдыннан “Мир” кинотеатрында Татарстанның танылган кинематографистлары төшергән фильмнары күрсәтәчәкләр. Проект “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе инициативасы белән быел яз көне старт алган, хәзер ул республикада гына түгел, аннан читтә дә даими үткәрелеп тора.
“Татарстан киносы атналыгы” программасына кыскаметражлы комедияләр дә, әдәби классика әсәрләре буенча төшерелгән тулыметражлы драмалар да бар.
Программада:
23.08. – «Бибинур» (реж. Ю.Фетинг; рус һәм татар телләрендә);
24.08. – «Корыч» (реж. И.Камалиев; фильм татар телендә, рус телендә субтитр);
25.08. – «Кияү-Балакай» («Зятек»; реж Н.Замалиева; татар телендә);
26.08. – «Семейные хлопоты» (реж. А.Барыкин; рус телендә);
27.08. – «Айсылу. Фильм» (реж. С.Сөнгатуллин, Р.Разитов; фильм татар телендә, рус телендә субтитр);
28.08. – «Күктау» (реж. И.Ягъфаров; фильм татар телендә, рус телендә субтитр);
29.08. – «Татарометражки» (реж. С.Юзеев; фильм татар телендә, рус телендә субтитр);
30.08. – «Курбан-роман» (реж. С.Юзеев; рус телендә);
Расписание kinoteatr-mir.ru сайтында.