«Крылья Советов» паркында кино күрсәтелә

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Казан шәһәренең Парк һәм скверлар дирекциясе, «Мосфильм» киноконцерны белән берлектә һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә, 19 июльдән “Ретропәнҗешәмбе” проектын “Крылья Советов” паркында башлап җибәрде. Программага илебез кинематографиясенең танылган 10 картинасы кергән: «Москва слезам не верит», «Мимино», «Я шагаю по Москве» һәм башкалар. Проект башланганнан бирле паркта 5 тапкыр кино күрсәтелгән, аларны 750дән артык кеше караган. Киносеанслар август азагына кадәр дәвам итәчәк. Урамда кино кичке сәгать 8дә башлана.

Әлеге чараның максаты – парк һәм скверларда ял итүне популярлаштыру, аудиторияне совет кинематография классикасы белән таныштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International