Казан анимация студиясенең «Домой» мультфильмы дәрәҗәле фестиваль программасы исемлегенә кергән

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

FILMFAY анимация студиясенең «Домой» мультфильмы Халыкара International Film Festival FERFILM фестиваленең конкурс программасына кергән. Әлеге чара 2-6 сентябрь көннәрендә Косово республикасында үткәрелә. Комиссия тарафыннан сайлап алынган 91 фильмның 5се - анимация фильмы.

Халыкара FERFILM кинофестивале Феризай рәссамнары төркеме тарафыннан 2013 елда оештырылган. Кино ярдәмендә дөньяның универсаль мәдәниятләр һәм кыйммәтләрен таныту инициативасы кинематографистлар арасында хуплау табып, фестиваль популярлашып китә.

Белешмә: «Домой» мультфильмы - FILMFAY анимация студиясе һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты. Картина өчен пластилиннан 6000 кадр әзерләнгән, аның өстендә ел дәвамында 8 рәссам эшләгән. 4,5 минутлык мультфильм Бөек Ватан сугышы елларына багышланган: Җиңү поезды бөтен ил буенча хәрәкәт итеп, солдатларны якыннары белән очраштырып йөри. Картинаның исеменә чыгарылган “Өйгә” җырын Ренат Ибраһимов башкара.

Күптән түгел, «Домой» музыкаль мультфильмы (реж. Даниил Фәйзрахманов) «Кинога тәнәфес» кинофестиваленең “Иң яхшы анимация фильмы” номинациясендә җиңеп чыкты. Бүләкләү чарасы 30 июнь көнне Санкт-Петербургның «Ленфильм» киностудиясендә булды. Кинофестиваль кысаларында мультфильм Европаның 11 шәһәрендә (Таллин, Белград, Будапешт, Вена, Прага, Дрезден, Гданьск, Варшава, Вильнюс, Даугавпилс) һәм Россиянең 120 торак пунктында күрсәтелде.

«Домой» мультфильмына сылтама: http://filmfay.com/domoi/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International