Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Х Казан халыкара яшьләр һәм балалар киносы фестивален оештыру максатыннан бирелә торган субсидияләргә заявкалар сайлап алу нәтиҗәләрен игълан итте

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Х Казан халыкара яшьләр һәм балалар киносы фестивален оештыру максатыннан бирелә торган субсидияләргә заявкалар сайлап алу нәтиҗәләрен игълан итә. Субсидия фестивальне оештырганда тотылачак чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү максатыннан бирелә. Сумма – 500 мең сум.

Җиңүче итеп кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләр оештыру өлкәсендә эшләүче “Время кино” автономияле коммерцияле булмаган оешма танылды. Хәзер оешма субсидия алу өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән килешү төзергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International