Чистайда 3 нче тапкыр “Әдәби Чистай” авторлык җыры фестивале булды

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

2018 елның 17-19 август көннәрендә Чистайда 3нче тапкыр “Әдәби Чистай” авторлык җыры фестивале булды. Аны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Чистай муниципаль районы.

Быел фестиваль өченче тапкыр үткәрелде, анда Россиянең 15 шәһәреннән авторлар, башкаручылар һәм үзешчәннәр катнашты. Үз осталыкларын күрсәтергә дип бирегә Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Самара, Уфа, Воронеж, Йошкар-Ола, Чебоксар, Череповец, Чаллы, Минзәлә һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар килде.

Фестиваль кысаларында иҗади остаханәләр, «Автор», «Музыка авторы», «Башкаручы», «Дуэт һәм Ансамбльләр», «Әдәби Чистай» номинацияләрендә катнашучыларның конкурс чыгышлары оештырылды.

Жюри әгъзалары һәм дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстанның һәм Россиянең күренекле авторлары һәм башкаручылары бар иде: Дмитрий Бикчәнтәев, Юлия Җиһаншина, Владимир Гольцман, Юлия Тузова, Илья Оленев, Анатолий Шенберг, Ирина һәм  Андрей Колесниковлар, Марк Оффен, «НеЗаМи» ансамбле.

“Әдәби Чистай” фестиваленең төп үзенчәлеге – конкурс программасында иҗатлары һәм тормышлары Чистай белән бәйле авторларның шигырьләренә язылган җырлар башкарылырга тиеш. Алар - Борис Пастернак, Михаил Исаковский, Виктор Боков, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Лев Ошанин һәм башкалар. Фестивальдә бу шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат ителгән яңа җырлар  да башкарылды, аларны жюри һәм тамашачылар югары бәяләде.

Шимбә көнне, 18 август көнне, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт булды. Анда Россия Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы, Россиянең атказанган тренеры Павлова Ольга Ивановна катнашты. Аның сүзләре буенча, “Әдәби Чистай” фестивале елдан-ел популярлаша һәм ил күләмендә билгеле чарага әйләнде.

 Фестивальнең җиңүчеләрен тәбрик итәбез, аларга иҗади уңышлар һәм яңа очрашулар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International