Г.Камал театрында яшь башкаручыларның “Татар моңы” гала-концерты узды

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

2018 елның 20 августында Г. Камал исемендәге театрда 10нчы «Татар моңы» гала-концерты булды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзләре белән юбилей чарасында катнашучыларга һәм килгән кунакларга Республика премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы мөрәҗәгать итте. «Концерт унынчы тапкыр үткәрелә, ләкин аны йомгакау чарасы дип кабул итмәгез. Әлеге конкурсның гомере озын булыр, дип көтелә. Әгәр дә без барыбыз да бергә туган телебезне сакласак, балалар һәм оныкларыбызга халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, динен тапшыра алсак, милләтебезне дә саклап кала алабыз дигән сүз. Бу сәхнә безгә максатларыбызга ирешергә мөмкинлек бирә. Концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга милли рухлы булганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм”, дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International