Мәскәүдәге Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов сәнгать осталары концертын карады

2018 елның 17 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә булды.

Төп максаты – Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрендә катнашу иде.

Искәртеп үтик, Россия башкаласында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен үткәрү матур гадәткә әверелгән, быел ул 15 августтан 17 августка кадәр бай программа белән уза.

Аерым алганда, бүген, 17 августта, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Аннары Президент күренекле халыкара журналист һәм Көнчыгышны өйрәнүче галим-гарәпче Фәрид Мостафа улы Сәйфел-Мөлеков һәйкәлен ачуда катнашты (Данилов зираты). Тантанада шулай ук Мәскәү һәм Татарстан Хөкүмәте, дипломатик корпус вәкилләре, журналистның гаилә әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

Һәйкәл Татарстан Республикасы ярдәмендә куелды.Проект авторлары – Строганов ис. Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаган скульптор Рим Акчурин һәм «Гранит» ҖЧҖнән архитектор Нина Жернакова. Проект Сәйфел-Мөлеков гаиләсе белән килештерелеп гамәлгә куелган.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәренең төп вакыйгасы Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты булды, ул Мәскәү Халыкара музыка йортында узды (Светланов залы).

Чара Россия халыклары арасындагы дуслыкны, татулыкны һәм үзара ихтирамны, төбәкләр арасындагы тыгыз социаль-икътисадый һәм мәдәни багланышларны чагылдырды. Тантанага Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия һәм Мәскәү Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, чит илләрнең дипломатик корпусы вәкилләре, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдәге «Татарстан якташлык» җәмгыяте әгъзалары чакырылган иде.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашты. Сәхнәдән ул Татарстан Республикасы вәкилләрен якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм төрле өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Собянин ил башкаласы тормышына һәм Мәскәү белән Татарстан арасындагы багланышларга керткән өлешләре өчен башкаланың күренекле кешеләренә Мәскәү мэрының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике төбәк – Мәскәү белән Татарстан арасында – икътисад, фән һәм туристлык өлкәсендәге уртак эшнең мөһимлеге турында сөйләде.

«Мәскәү – Татарстан өчен стратегик базар. Статистика мәгълүматлары буенча, ел саен Мәскәүгә Татарстаннан 70 миллиард сумлык продукция китерелә. Һәм мин, без киләчәктә дә товар әйләнешен арттырырбыз, дип ышанам. Бу машина төзелеше продукциясе дә, шул исәптән электробуслар, һәм нефть химиясе продукциясе һәм башка өлкәләргә дә кагыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча: “Республика өчен күп проектларны гамәлгә ашырганда Мәскәү үрнәк булып тора”. Аның сүзләренчә, монда килгән саен, татарстанлылар яңалык күрәләр һәм аны үзләрендә тормышка ашыралар.

Татарстан Президенты ике төбәк арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре өчен кайбер мәскәүлеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International