XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале чараларында катнашырга теләгән журналистлар өчен аккредитация башланды

2018 елның 10 августы, җомга

4-10 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелеп килүче иң эре кино чараларының берсе - XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестиваль Татарстан Президенты ярдәме белән “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау Төркеме белән хезмәттәшлектә үткәрелә. Чараның девизы – “Мәдәниятләр диалогы аша диалоглар мәдәниятенә”.

Форум программасында – тынычлык, үзара хөрмәт, толерантлык идеяләренә, милләтара диалог оештыру чараларына багышланган фильмнар.

Фестивальнең оештыру комитеты һәм Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен теркәлү башлану турында игълан итә.

Аккредитация матбугат чарасы атамасы, журналистның исем-фамилиясе, элемтә өчен белешмәләр (телефон номеры, электрон почта адресы) күрсәтелгән заявка буенча үткәрелә.

Теркәлү өчен заявканы shigabetdinov.pr@gmail.com электрон адресы буенча 2018 елның 31 августына 23.00 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк.

Аккредитация фестивальнең чараларына, кино күрсәтүләргә һәм тәкъдир итү чараларына керү мөмкинлеге бирә. Ачылыш һәм ябылу тантаналарына теркәлү шартлары турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Теркәлү карточкасы башка кешегә бирелергә тиеш түгел, югалган очракта, яңадан ясалмый.

Кайбер очракларда матбугат хезмәте заявканы редакция бланкында, матбугат чарасы җитәкчесе  имзасы һәм мөһер белән соратып алырга мөмкин.

ММЧ теркәү хезмәте җитәкчесе— Лиана Абзалова, тел. 8 937 285 01 21, эл.почта: liana2508@inbox.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International