6 август көнне Бөтенроссия “Таврида” белем бирү форумында яшь анимация һәм О.П. Табаков исемендәге киностудия эшлеклеләре сменасы тәмамланды. Анда илебезнең төрле почмакларыннан килгән 18-30 яшьлек 450ләп кино актеры, режиссер, продюсер, сценарист, рәссам- мультипликатор, аниматор, киноиндустрия өлкәсендәге блогер, клипмейкер һәм композиторлар катнашты.
Сменаның рәсми ябылу тантанасында грант алу өчен 20 сертификат тапшырылды. Узган атна эчендә белгечләр игътибарына 80 идея тәкъдим ителгән иде, өченче сменаның 19 катнашучысына 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр сертификат бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Төмән өлкәсеннән Андрей Зубов миллионер булды.
Казан дәүләт мәдәният институтының чыгарылыш укучысы, режиссер, продюсер Мария Макарова тарафыннан рок-опера мотивлары буенча төшерелгән «Неравнодушные» музыкаль фильмы 100 мең сум алырга дип тәкъдим ителгән.
Казаннан «ФИЛЬМФЭЙ» анимация студиясенең рәссам- мультипликаторы Ксения Лелеко шулай ук сменада катнашып сертификатка ия булды.