Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, республика бюджетыннан кинематография, анимация өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә кую өчен субсидияләр алырга теләгән коммерцияле булмаган оешмалардан заявкалар кабул ителә башлый. Субсидия Х Казан халыкара үзешчән яшьләр һәм балалар киносы фестивален оештыру өчен чыгымнарны каплау өчен бирелә.
Субсидияләргә түбәндәге таләпләргә җавап бирә торган оешмалар дәгъва кыла ала:
оешма - Татарстан территориясендә билгеләнгән тәртип буенча теркәлгән юридик зат булырга тиеш;
оешма үзгәртеп кору, юкка чыгу, банкротлык процессында булмасын;
бюджет акчаларын максатчан яки нәтиҗәле кулланмаган очраклар теркәлмәгән булырга тиеш;
оешманың салым, җыемнар, иминият кертемнәре, пенияләр, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлары, Татарстан бюджетына вакытында кайтарылмаган субсидияләре, бюджет инвестицияләре булмаска тиеш;
әгәр Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан салымнарның ташламалы режимына караган һәм (яки) финанс операцияләрен башкарганда мәгълүмат бирүе мәҗбүри булмаган дәүләт яки территория исемлегенә кертелгән чит ил юридик заты өлешенә устав капиталының 50 проценттан артыгы туры килмәсә;
Субсидия алу өчен коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Мәдәният министрлыгына түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
проект турында мәгълүмат (концепция, программа, сценарий);
иҗади төркем составы;
сайлау комиссиясе составы;
жюри составы;
фестиваль кунаклары составы;
проектны финанслау турында белешмә, чыганаклар;
проект хезмәттәшләре исемлеге;
проектның үсеш стратегиясе;
смета;
учредитель документлары, аларга үзгәрешләр керткән барлык документларның күчерелмәләре;
субсидия күчерелергә тиешле счет турында мәгълүмат;
кинематография, анимация өлкәсендә гамәлгә куелган чаралар турында мәгълүмат;
проектны гамәлгә кую планы һәм чыгымнар сметасы;
проектны үз акчаларына гамәлгә куя башлаган очракта, чыгымнарны раслаучы документлар;
коммерцияле булмаган оешманың барлык таләпләргә туры килүе турындагы белешмә, ул оешма җитәкчесе тарафыннан имзаланган булырга тиеш.Коммерцияле булмаган оешмалар үз теләкләре буенча түбәндәге документларны да тапшыра ала:
юридик зат булып дәүләт теркәлүе турындагы таныклык күчерелмәсе;
салым органында хисапка басу турында таныклык күчерелмәсе;
Бердәм дәүләт реестрыннан язма;
Субсидияләр алу өчен заявкалар 2018 елның 9 августыннан 19 августка кадәр кабул ителә.
Документларны кабул итү түбәндәге адрес буенча алып барыла: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 425-426 нче кабинетлар, 09:00 - 18:00.
Җаваплы хезмәткәр: Гыйльметдинова Лия Равилевна,
тел.: (843) 264-74-14.