«Ура, каникул!» җәйге программасы кысаларында, 4 августтан башлап һәр ял көне 11.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йорты кинотеатрында (Копылов ур., 2А) «Татармультфильм» анимация студиясе җитештергән мультипликацияле фильмнар күрсәтелә.
Кечкенә тамашачылар Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты «Татармультфильм» студиясе тарафыннан ясалган «Шүрәле», «Су Анасы», «Бал корты һәм Шөпшә» һәм башка шунды й кызыклы мультфильмнар күрә алачак. Тәкъдим ителә торган фильмнар арасында XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең “Милли кино” номинациясе җиңүчесе - «Стрела Наследия» мультфильмы, X Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең “Иң яхшы анимацияле фильм” номинациясе җиңүчесе - «Зилантовы сказки» трилогиясе, катнашкан балалар саны белән Россия Рекодлар китабына кергән «Татарстан гасыры» анимацияле фильмы бар. Балалар «Татармультфильм»ның яңа «Кырмысказки» мультфильмын да күрә алачак.
Башкалабызның мәктәп укучыларының ял итәргә тагын бер ай вакытлары калып бара. Яңа уку елы алдыннан аларга яраткан мультфильм геройлары белән ял итәргә, тарихи вакыйгалар белән танышырга мөмкинлек бар.