8 август көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Легион” хәрби- патриотик отряды белән берлектә оештырылган «Прикосновение к войне» интерактив күргәзмәсе эшли башлый.
Милли музей үсеп килүче буынны патриотик яктан тәрбияләүгә юнәлтелгән проектларга зур игътибар бирә. Алар үз Ватаның, үз халкың өчен горурлык, тарихи мираска хөрмәт хисләрен ныгыту максатыннан гамәлгә куела.
Күргәзмә проекты “Легион” хәрби-патриотик отряды катнашучылары тарафыннан эшләнгән. Әйтергә кирәк, әлеге отряд Президент грантлары Фонды ярдәмендә 2009 елда ТИСБИ студентлары төркеме инициативасы белән оештырылган.
Күргәзмә Бөек Ватан сугышы тарихына һәм эзләнү хәрәкәтен популярлаштыруга багышланган. Аның кысаларында Кызыл Армия гаскәрләренең хәрби киемнәрен, корал макетларын, орден һәм медальләрен күреп була.
Проект – пыяла артында экспонатлар куелган гадәти күргәзмә генә түгел, интерактив мәйданчык. Биредә кызыклы мәгълүмат алырга, хәрби киемнәр киеп карарга, үзеңне эзләнү хәрәкәте әгъзасы итеп сынап карарга мөмкин.
Милли музей матбугат хезмәте телефоны: +7(843) 292-32-18